СОЛТАНАТ и. гар. 1. 1) Солтан тарафыннан идарә ителгән дәүләт; солтан хакимияте. Әгәр шаһиншаһ вафат булса, солтанат олы углына калсын. К.Насыйри. Аның максаты дала халыкларын бергә туплап Бөек Солтанат кору һәм шул Солтанатта тынычлык һәм гаделлек урнаштыру иде! Р.Батулла 2) күч. Берәр төрле иҗтимагый күренешнең (мәс., илнең, җәмгыятьнең) көче. Гыйлем вә мәдәнияттән милләткә күчеп йөргән кебек, сәяси куәт, ягъни солтанат – башка милләтләргә өстен булу вә хакимият тә – милләттән милләткә күчеп йөри, бер милләттә даими калмыйдыр. Мирас 3) күч. Мәһабәтлек, мәгърурлык, дәрәҗәлелек (кыяфәт һ.б.ш. тур.) 2. с. мәгъ. Мәһабәт, мәгърур, дәрәҗәле. Ишек ике якка ачылды. Зур буйлы, солтанат кыяфәтле, агара башлаган чәчле байбичә килеп керде. Г.Ибраһимов. Пантюркистларның максаты – хәзерге солтанат хәлифәтне төрки халыкларның уртак ватаны итеп танып, соңыннан аны Бөек Туран дәүләтенә әверелдерүдер. М.Галәү. Безне Бату хан чатырына алып бардылар. --- Бату хан гаять солтанат, ягъни бөек кыяфәттә тәхетендә утыра иде. Мирас |