СОЛТАН и. гар. 1) XI йөздән сәлҗүк төрекләрендә, XII йөзнең икенче яртысыннан Мисыр мәмлүкләрендә, гарәп илләрендә ил-дәүләт белән хакимлек итүче монарх, патша, хөкемдар. Мисырда солтан бул, тик бездән ерак бул. Мәкаль. Солтан Мәхмүд Газнәвинең гадәтеннән: гаепле вә гөнаһлы кешегә исемен сорамаенча җәза бирмәс иде. К.Насыйри. [Гәрәй:] Син әйтеп бетермәдең. Анда [Төркиядә] солтан бар. Шул ук патша инде ул. К.Нәҗми

2) XIV–XVII гасырларда Алтын Урдада һәм татар ханлыкларында башлыча хан нәселеннән булган гаилә әгъзасының дәрәҗәсе, ханзадә. Нургали хан зур байлык туплый алмаса да, ишле гаилә тота, кул астындагы солтан, старшиналары аңа табуннарын арттырырга ярдәм итәләр. М.Галиев. --- ханнарның сарай штатында нинди урыннар булганлыгын күз алдына китереп була. Алар, күрәсең, түбәндәгеләр булган: хан, ханча, ханзадәләр (ханәкә, кәнәкә, тәнәкә – хан кызы, солтан – хан углы яки кызы) ---. Р.Әхмәтьянов. Аның Мәскәү химаясенә баш органлыгын хатыны Фатыйма солтан өнәп бетерми. Р.Батулла

3) Көнбатыш Африкадагы мөселман илләрендә эре феодал

4) Көньяк Гарәбстандагы кайбер кабиләләрдә кабилә башлыгы

5) Хатын-кызга хөрмәт итеп, яратып эндәшү яки аны атау сүзе. Аһ, күзкәйләремнең яукайларын алырдай чибәр дә, сөйкемле дә зифа кыз Гөлсинәкәй солтан! Р.Батулла

6) күч. Күп кеше арасында яхшысы, дәрәҗәлесе. [Җиңги:] Мин йөрим инде, их, шушындый егет солтаны мине урласа, атамнан түгел, чуртыннан да курыкмас идем, дип. Сөембикә

7) күч. Танылган һәм бердәнбер авторитет, хуҗа. Инде әмриткән сүзең дә аяте Коръән түгел; Тәмле сүзең яки шелтәң күңлемә солтан түгел. Г.Тукай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә