СОЛСЫЗ с. 1. Теге яки бу эшкә күнекмәгән, осталыгы булмаган. Гарәпша да --- чана артына үрмәләгән иде, ләкин солсыз кулда юньсез рәвештә әйләнеп торган чыбыркы очы аның колагын ныклап тешләп алгач, ул дача капкасы янында ук чанадан тәгәрәп төшеп калды. Ш.Камал

2. рәв. мәгъ. Эшнең рәтен белмичә, рәтсез, уңайсыз, җайсыз (эшләү)

3. и. мәгъ. Шундый сыйфатка ия булган кеше. Солсыз сапка сылтар. Мәкаль

Солсыз сорнай Сәләтсез, булдыксыз, мәнсез кеше. Бак, шул солсыз сорнай да бездән уздымы? Н.Исәнбәт. Хет нәрсә дә булса эшләгәнсеңдер ич инде, солсыз сорнай? З.Мәхмүди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә