СОЛИСТ и. ит. махс. Үзе генә чыгыш ясаучы яки төп партияне башкаручы (җырчы, биюче, уен коралында уйнаучы һ.б.ш.). Консерваториядә театр студиясе бетерелгәннән соң, татар өчен солистлар хәзерләү эше өзелде диярлек. М.Җәлил. Дөресен генә әйткәндә, заманында [Т.Якупов] җыр һәм бию ансамбленнән аерылып китмичә, һаман шунда күренекле солист булып җырлап йөргән булса, язмышы өчен отышлырак булыр иде, дип тә уйлыйм. Л.Шагыйрьҗан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә