СОЛИДОЛ и. лат. Техник майлау материалы буларак файдаланыла торган куе майлы матдә; тавот. Шыгырдавыклы яссы идәннәр. Бөтен җирдә автол, солидол, керосин исе килә. М.Мәһдиев. Каршыда таныш вагоннар, чатырлар калкып чыкты, мотоцикл фарасы ярып үткән якты ачыклыкта таныш нәрсәләр: ниндидер тимер-томырлар, солидол мичкәсе һәм ике метр озынлыгындагы юан-юан агачлар күренеп калды. Н.Фәттах |