СОЛДАФОН и. рус кимс. Үз хезмәте белән генә чикләнгән тар карашлы, тупас кеше (гадәттә хәрбиләр тур.). Военругыбыз җиңелчә яраланып кайткан бер солдафон иде. К.Миңлебаев. О-о, үз дәрәҗәсен бик белә иде, каршында фәннең «ф» хәрефен дә аңламаган солдафон утырганын аңлый иде ул. М.Маликова |