СОЛДАТ и. нем. 1) Армиядә, гадәттә коры җир гаскәрләрендә хезмәт итүче, хәрби дәрәҗәсе булмаган хәрби. Трибунада өстенә озын шинель кигән яшь солдат күренде. Ш.Усманов. Шул вакыт әкрен генә тәрәзә чирткән тавыш ишетелде. Саҗидәгә өлкән апасы: – Бар! Солдатың килгән, ахры, – дип пышылдады. М.Галәү

2) сөйл. Хәрби хезмәт. Абзый, бу ел көзгә солдатка китеп калсам-нитсәм, акча кирәк булыр дип, тагын да эшкә китте. М.Гафури. Менә аргы яктан, гармун тартып, быел солдатка алынасы никрутлар килеп төште. Г.Бәширов. Билен кысып буган, диләр, Бигрәк уңган, диләр; Әллә каян күренеп тора – Солдатта булган, диләр. Ш.Маннапов

3) 1917 елга кадәр: солдат хезмәтендә булып кайткан кеше. Мөхәммәтҗан җизни яшьрәк чагында озак кына солдат хезмәтендә йөреп кайткан. Шуңа күрә аны солдат Мөхәммәтҗан дип йөртәләр. Г.Бәширов

4) юг. Гомерен берәр максатка багышлаган һәм шуңа тугры хезмәт иткән кеше. Ул [Г.Бәширов] бит гомер буе солдат булып калган кеше. Партия солдаты булып. Әдәбият солдаты булып. Р.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә