СОКЛАНУ ф. 1) Бик яхшы, матур нәрсәгә таң калып, яратып карау. Егетләр берсен-берсе бүлдереп, сокланырга, телләренә салынырга тотындылар. Г.Бәширов. Олы инәемнең зирәклегенә менә әле хәзер килеп сокланам. М.Кәрим. Тукайның эсерларга соклануы, аларны югары куюы турыдан-туры әйткән сүзләреннән дә күренә. И.Нуруллин

2) диал. Кызыгу. Кеше байлыгына соклану

Сокланып йөрү Гел соклану. Гамбәриянең кисәктән сорап куюы еллар буе бер-берсенә сокланып йөрүләрен беренче башлап ачыклаучы сүзләр иде бит. К.Тимбикова. Син, чыннан да, җырдагыча Гүзәл икән, Юрүзән. Син тагын да гүзәлләндең Мин сокланып йөрүдән. Ә.Шәрипов

Сокланып кую Кинәт кенә соклану; бер тапкыр соклану. Чегәннең куркынычлы юлдан искиткеч сизгер, төгәл баруына эчтән генә сокланып куям. Р.Низамиев

Сокланып тору Күпмедер вакыт соклану; сөйләү моментында соклану. Язгы саф матур гөлгә карап сокланган төсле генә, ул аңа карап сокланып торды. К.Тинчурин. Ә минем еракка китәсе юк, болай да барысын ерактан күреп, сокланып торам ---. Н.Нәҗми

Сокланып утыру сөйл. к. сокланып тору. Бу – шундый гаҗәп күренеш: читтән күзәткән кеше яшь хатынның бер елмаеп, бер җитди кыяфәткә керүен карап сокланып утырудан һич тә ялыкмас иде, мөгаен. Д.Бүләков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә