СОГЫНДЫРУ ф. йөкл. этн. 1) Кунак итү йоласы буенча, итне кул белән алып, кунакның авызына каптыру. Чәкәнләп сугылган зур чаршаудан корылган чатырларына чакырып, симез-симез калҗа согындырдылар, эчләре тулганчы кымыз эчерделәр. М.Кәрим. Теге дала күсесе Борындык сәет тә согындырырга оста, кулы килешеп тора... ул булмаса... урыслар сыйласын! Р.Батулла. Гарәп, ат итеннән бик чирканып кына, согындырган кисәкне бик түбәнчелек белән авызына капты. Г.Гобәйдуллин

2) сөйл. Гомумән, бик нык кыстап, күп итеп ашату яки эчерү

3) Үч алу, ачу кайтару. Бу муллага Җәләл күптән ачулы иде. Аны тыштан белдермәсә дә, голәма мәҗлесендәге бер сүзе өчен, аны кайчан да булса бер согындырырга уйлап йөри иде. Г.Ибраһимов

Согындыра башлау Согындырырга тотыну. Бай, табакны алдынарак тартып, кунак җегеткә сонды; Арысланбай, булдым, дигәч, хуҗа теге ишек төбендәгеләргә берәм-берәм согындыра башлады. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә