СОВЕТЧЫЛ с. 1) Совет (2 мәгъ.) яклы. Совет балалар әдәбияты үзенә советчыл катлау язучылар кадрын тартты. Ф.Кәрим. Ләкин бит алар бүген контрреволюционерлар булсалар, иртәгә аларның чын күңелдән советчыл булулары да мөмкин ---. К.Тинчурин

2) Шуның идеологиясе белән сугарылган. Советчыл татар әдәбиятында исә активлыкның җирлеген күмәклек (коллективчылык), социалистик җәмгыять мәнфәгатьләре тудыра. А.Әхмәдуллин. Генетиканың бөтен ачышларын кире кагып, советчыл, Мичурин-Лысенко биологиясе уйлап чыгаручылар, бөтен дөньяны ипи белән тәэмин итәрлек илне ачтан тилмертүчеләр дә шулар [кызыл профессура]. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә