СОВЕТ и. рус 1) Хакимиятне гамәлгә ашыра торган сайлаулы, вәкиллекле орган; шура; дәүләтнең иң югары хакимият органы; шундый идарә формасы; шундый хакимият. Власть, ягъни хакимият, эшче-солдат һәм крестьян депутатларының Казан советына күчте. Р.Мөхәммәдиев. Татарстан Республикасының Дәүләт Советы 2) Шундый идарә формасы булган Советлар Союзы дәүләте. Базар мәйданын тутырган шәһәрнең иске буржуазиясе, хәзерге спекулянтлар, төркем-төркем булып, большевикларны, Советны сүгәләр. К.Тинчурин. Империалистлар, Совет властен бәреп төшерү өчен, әллә ничә мәртәбәләр корал көче кулландылар. Г.Әпсәләмов 3) Төрле коллегиаль органнарның, үзәкләрнең исеме. Институтның гыйльми советы. Диссертацияләр яклау советы |