СОБОР и. рус 1) тар. Элекке Россиядә дәүләткүләм оештыру-идарә мәсьәләләрен карап хәл итү өчен чакырыла торган түрәләр яки вәкилләр җыелышы. Әйтеп үтелгән ике собор арасында төзелгән Никон елъязмасында еретикларга каршы тәнкыйть бик күп урнаштырылган. Б.Хәмидуллин 2) Югары христиан руханилары җыелышы, съезды. Уналтынчы йөз урталарында соборга җыелган архиерейлар, «сергачларның бозык гадәтләреннән [аю биетеп йөрүләреннән]» зарланып, патшага хат та язганнар. К.Нәҗми 3) Шәһәрнең яки монастырьның иң зур чиркәве. Яңа салынып ята торган соборга бераз гына иганә кертсәң, ул синең малайны гаскәрдән азат итү генә түгел, синең исемне изгеләр санына кертеп, чиркәүдә дога кылдырыр. Ә.Фәйзи. Собор тыкрыгында кайдандыр кайтып килүче Саескан Хөснулланы очратты. К.Нәҗми |