СНАРЯД и. рус махс. 1) Туптан ату өчен, эченә шартлаткыч куеп эшләнгән хәрби припас төре; ядрә. Сызгырып очкан снарядлар, туктаусыз тыкылдаган пулемётлар төннең тынлыгын боздылар. А.Расих. Шул мәлне 1941 елның ноябрендә Мәскәү янында аның сул иңбашына кереп утырган снаряд ярчыгы кузгалып куйды. М.Кәрим 2) спорт Гимнастик күнегүләр ясау өчен хезмәт иткән әсбап яки җайланма 3) тех. Билгеле эшләр башкару өчен хезмәт иткән механизм, аппарат |