СНА’ЙПЕРЛЫК и. 1) Снайпер һөнәре һәм сәләте; төз ату осталыгы. Снайперлыкка өйрәнүләр үткәннән соң, унтугыз яшьлек егет тә Чечняга озатыла. Шәһри Казан 2) күч. Снайперлар кебек үткен күзле булу, бәреп берәр нәрсәгә тидерү һ.б.ш.ны булдыру үзлеге. --- акбур кисәген чиртеп очырган төсле генә итеп атып җибәрә тегенең маңгаена. Арттарак утырганы булса да, тидермичә калмый. Соклана идек аның снайперлыгына. Ф.Сафиуллин |