СНА’ЙПЕР и. ингл. 1) Махсус әзерлекле төз ату остасы; мәргән. Тынлыкны бердәнбер ату тавышы боза: фашист снайперының чиркәү түбәсеннән аткан пулясы майорның гомерен өзә. Г.Ахунов. Шулай итеп, гомер бакый күзлек кимәгән, кичен китапны ут яндырмый да укый алган Габделкадирны снайперлар исемлегенә беренче итеп яздылар. Идел 2) Спорт уеннарында каршы команданың капкасына, кәрзиненә гол кертүче, командада шундый бурыч куелган уенчы. Дөрес, Татарстан башкаласына былтыр Рига «Динамо»сы өчен уйнаган һәм КХЛның иң яхшы снайперы булып танылган Марцел Хоссаның күчү мөмкинлеге турында мәгълүматлар бар. Ватаным Татарстан 3) Ялланган үтерүче, киллер. Снайпер җибәрмәгәйләре. З.Хәким 4) күч. Бәреп, ыргытып, очыртып һ.б.ш. юл белән берәр нәрсәгә оста тидерүче. Еланнарның барысы да түгел, Африка кобрасының ике төре һәм Һиндстан кобрасы – бик шәп снайперлар. Кызыл таң |