СМОТР и. рус 1) хәрби Гаскәрне тантаналы төстә рәсми тикшерү, карап чыгу. Мин үз күзем белән күреп чыгар өчен, легионны смотрга хәзерләргә куштым. Ш.Усманов. Радио сөйли: «Көләч йөзле, шат күңелле корыч колонналар Кызыл мәйдан аша агылалар. Бүген совет халкы үзенең сугышчан көчләренә смотр ясый». А.Алиш 2) Берәр төрле эшчәнлек нәтиҗәләрен халык алдында күрсәтү, халык тарафыннан тикшерү. Шунда укучылар ясаган иң яхшы модельләр смотр өчен сайлап алыначак. Г.Рәхим. Операның премьерасы бер ай эчендә әзерләнеп бетә: аны Россия Федерациясенең милли театрлары смотрына өлгертәләр. Мирас |