СМИ’РНО ы. рус хәрби 1. Сафта төз басып хәрәкәтсез торырга кушкан хәрби боерык. Солдат «Смирно!» командасы биреп, картны туры катырып бастырырга да уйлап куйган иде, тик тыелып калды. М.Кәрим. Мин шулай уйланып торганда, команда булды: «Смирно!» Бөтен строй аз гына селкенеп алды да бик тиз тынып калды. Г.Галиев

2. рәв. мәгъ. Төз һәм хәрәкәтсез. Хәзер, смирно басып, сугышчан боерык көтеп торганда, өлкән сержант тагын бер тапкыр шул турыда уйлап алды. Г.Әпсәләмов. Туктыйсыңмы, юкмы, эт җыккыры! Ату шушы егетләр алдында смирно бастырам бит үзеңне! Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә