СМЕ’ТА и. рус Булачак керемнәрне һәм чыгымнарны чамалап, алдан ясалган исәп; берәр эшханәнең, оешманың шундый исәп язылган документы, финанс планы. Казанда чакта онытылып торган баш врач эшләре: дебет-кредит, смета һәм түләү ведомосте, утын, аш-су, кер юу, ремонт хәстәрләре кебек нәрсәләр яңадан аның башына тулды. Г.Әпсәләмов. Вафат булган язучы гаиләсенә ярдәм итү өчен дә шул ук нисбәттә акча бирелә иде. Смета төзегәндә, ел саен ул исемлекләр Мәскәүгә җибәрелеп торды. Л.Хәмидуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә