СМЕ’НА и. рус 1) Эшләүчеләр, ял итүчеләр, укучылар һ.б.ш.ның бер төркемен икенчесе алмаштырганчы дәвам иткән вакыт арасы. Сәрвәр әвендә төнге сменага ашлык сугуда кала. Р.Төхфәтуллин. Смена тәмамланганчы, зонадан чыкмадык. А.Гыйләҗев 2) Шушы вакыттагы эш, хезмәт, ял һ.б.ш. [Һарунның] Инженер улы шәһәр якынындагы ял йортына путёвка әзерләп куйган иде. Бер генә сменага да түгел, берьюлы ике сменага! Ф.Хөсни. --- Кешеләр үз сменалары өчен генә түгел, бәлки бүтәннәр сменасы өчен дә үзләрен җаваплы итеп сизделәр. Н.Фәттах 3) җый. Бер сменада (1 мәгъ.) эшләүчеләр, укучылар һ.б.ш. төркеме. Ял итүче смена йокыга да китте, без йокламаска тиешле смена егетләре белән үзара озак сөйләшәбез. А.Расих. Беренче смена, ашыга-ашыга, өенә йөгерде. Ун минут үткәч, икенче смена дәрес башлады. М.Мәһдиев |