СЛОВАК и. Көнбатыш славян төркеменә караган, күпчелеге Словакиядә яшәүче, католик динен тоткан халык һәм шул халыкның бер вәкиле. Оленька словак һәм украин балаларын даими рәвештә Киев, Братислава һәм Парижга сәяхәткә йөртә икән. А.Хәлим. Шул кемдер бәхәсле дип санаган «Намус» романы инглиз, француз, испан, болгар, венгр, поляк, чех, словак, кытай, немец, албан телләренә тәрҗемә ителгән. Ә.Рәшит |