СЛИ’ВА и. слав. 1) Гөлчәчәклеләр семьялыгыннан башлыча төньяк ярымшарның уртача климатында үсә торган җимеш агачы яки куагы. Еракта ташландык чия, алма, кура җиләге, слива бакчалары күренә. Т.Галиуллин. Төрле-төрле сорт алмагач, слива, груша, чия, кызыл карлыган, кура җиләге дисеңме – барысы да бар. Ә.Һидиятов

2) Шул агачның аксыл шәмәхә, каралҗым яки ачык сары төсле сусыл җимеше. Аның пешкән слива кебек күзләре очкынланып китте. Г.Әпсәләмов. Без, аны кызганып, һәр көн өебездән нәрсә дә булса алып килә идек: я алма, я слива, я кипкән балык. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә