СКУЛЬПТУ’РА и. лат. 1) Чоку, кисү, әвәләү яки кою юлы белән күләмле сурәтләр (статуя, бюст, барельеф һ.б.) тудыра торган сәнгать төре. Бу залларда скульптура, рәсем сәнгатенең дөньякүләм әһәмиятле әсәрләре куелган. М.Мәһдиев

2) Шундый сәнгать әсәре, сын. Бакчаның уртасында мәрмәр бала скульптурасы курай аркылы югарыга су пошкыртып тора. Ш.Камал. Юллар чатында ялгыз кабер. Өстендәге агач корыган, кайрысы кубып, шыр сөяккә калган, әйләнеп узганда, скульптура сыман күренә. Ш.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә