СКРЕ’ПЕР и. ингл. махс. Җир катламнарын чүмече белән казып алып, күчереп, икенче урынга өеп бара торган үзйөрешле яки тагылма машина. Бу каналны скрепер дигән машина кыш көне казыган иде. Шул канал буенча суалгычка су килергә тиеш. А.Алиш. Яз җитү белән бульдозер яки скрепер кирәк булачак. М.Шабай |