СКЛЕРОЗЛЫ с. 1) Склероз белән зарарланган. Склерозлы тамырлар 2) Склероз белән авыручы. Склерозлы авыруларның хәлен күзәтеп тору 3) сөйл. Онытучан. Кыскасы, юкка иләсләнмә, күңел, алда сине бернинди романтика да көтми, көтсә, тик авыл хәлләрен сорашырга җыенучы склерозлы карт көтә булыр. Ф.Хөсни. Игътибар итегез, шуны уйларга акылым җиткән, ә менә уянгач, күпме эзләп, күпме баш ватып та исемә төшерә алмаганмын, менә бит ул, кем әйтмешли, склерозлы баш! Ә.Еники |