СКЛЕРОЗ и. гр. мед. 1) Эчке әгъзаларда яки аерым тукымаларда берәр элемент җитмичә, аның тоташтыргыч тукыма белән алмаштырылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән тыгызлану, катырудан гыйбарәт авыру. Ул гипертония миндә дә бар. Җитмәсә, склероз. А.Расих. Минем аяк чире тагын кузгалды (тромбофлебит). Ятам. Ул склероз белән бәйләнешле. Г.Бәширов

2) сөйл. Онытучанлык. Эһем, ә-ә, склероз дигән сүзнең үзен дә онытып яши бирәбез! Ш.Галиев. Иң элек бәйрәм белән котлап куйыйм, я каһәр төшкән склероз аркасында онытып җибәрермен. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә