СКЕ’ПТИК II с. 1. 1) Ышанмаучан, тәнкыйтьчән, икеләнүчән (кеше, холык тур.). Әйткәнемчә, һәрчак шат кеше була, скептик затлар да була. Х.Камалов 2) Ышанып җитмәүне белдергән, икеләнү сизелгән (караш, үз-үзен тотыш). Фән фараздан, идеядән башлана, беләсең килсә... Моңа мин скептик карашта... Г.Хөсәенов. Күп кенә морзаларның, зыялыларның төп кавемнән аерылып каста кебек яшәве, урыс тормышын кыйбла итүе, үз милләтенә скептик мөнәсәбәте гавамның аерым вәкилләрендә кызыксыну, алар кебек булырга омтылу теләген дә тудырды. Х.Миңнегулов 2. рәв. мәгъ. Ышанычсыз, ышанмыйча, икеләнү яки тәнкыйть белән. Ә Гайнанов?.. Ул да безгә скептик карый... Кемне тәкъдим итәсез соң?.. Х.Камалов. Иҗат оешмалары хакында нинди генә фикерләр (иҗатчыларның үзләре арасында да андый берлекләргә скептик караучылар бар) булмасын, реаль фактны танымый мөмкин түгел ---. Р.Фәйзуллин |