СКВА’ЖИНА и. рус 1) Берәр нәрсәдә тар тишек, уем

2) Су, нефть һ.б.ш. берәр казылма чыгару өчен, җирне бораулап ясалган тирән тар тишек; тишем. Скважинадан кара алтын бәрә башлады. М.Хәсәнов. Аларны бер хуҗа үз җирендә скважина борауларга яллаган. Х.Камалов

3) Шундый казылмалар чыгарылу урыны һәм шуны тәэмин иткән техник корылмалар. Яшеллеккә төренә башлаган тал әрәмәлекләре арасында, күзнең явын алып, скважиналарның көмеш җиһазлары елык-елык ялтырый. Ә.Касыймов. Әмма Гази белә: аҗаган түгел бу. Кама буендагы нефть скважиналарының берәрсе янында факел янадыр. М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә