СКАФА’НДР и. гр. 1) Су астына төшү өчен, су үткәрми торган резинлы тукымадан эшләнгән, күзлекле металл шлемы булган махсус герметик кием. Офицерлар скафандр кебек киемнәрдән траншеядагы приборлар янына бастылар. Х.Камалов

2) Очучыларның яки космонавтларның сыек атмосфера яки космос шартларында эшләргә мөмкинлек бирә торган, сулау өчен герметик шлемы булган махсус герметик костюмы. Нишләп соң әле, мин әйтәм, татарлар арасында бер генә космонавт та юк? Нүжәли инде арабыздан скафандр кидерерлек бер кеше табылмас икән? К.Кәримов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә