СКА’ЛЬПЕЛЬ и. лат. Кечкенә хирургия пычагы. Мин исә хәзер, теләгән тәкъдирдә дә, кулыма скальпель ала алмаячакмын. М.Хәсәнов. Менә операциянең иң мөһим, җаваплы өлеше башланды: Изаил Харисович скальпель белән озын гына итеп сызып җибәрде. М.Маликова