СИЮ ф. Организмда җыелган сидекне чыгару. Нәрәт алу өчен, сержант алдында юри казарма диварына сигәнем бар. З.Мәхмүди. Ничә малай шуның [председатель] аркасында тотлыга торган яисә астына сия торган булып калды. Р.Мөхәммәдиев Сиеп алу Тиз генә сию Сиеп җибәрү Кинәт, көтмәгәндә сию. Нәрсә эшләгәннәрдер, бер мәлне кызлар кызыксынган җир ачытып, авыртып алды, һәм мин сиеп җибәрдем. Ф.Яруллин Сиеп йөрү Озак вакыт дәвамында сию. Тәнгә яңа тире үсеп чыкканчы, астыма сиеп йөрдем. З.Мәхмүди Сиеп кую Тиз генә сию. Егетләр бала тугач, ул елый, сиеп куя дип, бу мәшәкатьләрдән куркып, түзә алмыйча, гаиләдән китә. Безнең гәҗит Сиеп тору Әле, хәзерге вакытта сию Сия башлау Сияргә тотыну. Бер мәлне Халисәләрнең сыерының муенында кан эзе күренде, ә икенче көнне ул кан сия башлады да бераздан егылып үлде. М.Кәбиров Сия бирү Бернәрсәгә карамастан сиюне дәвам итү |