СИХРИ с. гар. 1) Сихерли торган; сихерләнгән. Сихри күздән сихри уклар атылсыннар. Ш.Бабич. Нурислам яхшы белә: сихри көч алдында куркырга да, чигенергә дә ярамый. М.Кәрим

2) күч. Күңелне били торган, нык тәэсир итүчән. Рухия елганың аргы ягында --- басып тора, ләкин йөзендә гадәттәге сихри елмаю юк иде. В.Нуруллин. Әти-әнисе үлгән көнне күңелендә туган сихри аһәң соңыннан мәхәббәт борчуларыннан туып торган икән. Сөембикә

3) күч. Серле, тылсымлы, сокландыра торган. Ә күк йөзе шундый чиста, исең китәрлек сихри төскә – аксыл зәңгәр төскә кергән. Р.Мөхәммәдиев. Салават күперенең сихри матурлыгы кемнең генә күңелен әсир итмәс икән. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә