СИХЕРЧЕ и. Сихер белән шөгыльләнүче кеше; әфсенче, арбаучы, күз буучы. Хатынга кемдер: «Сихерчегә төн уртасында барырга кирәк, сорап, ишек кагып тормыйча, туры басып керергә кирәк», – дигән иде. Г.Ибраһимов. [Нурислам:] Юк, хәбәрче түгел, кош сыйфатына кергән сихерче, явыз заттыр бу, мөгаен. М.Кәрим. Их, сихерче булсаң икән дә менә хәзер табигатьнең шушы гүзәл почмагында шифалы сулышыңны өрсәң икән. Р.Мөхәммәдиев |