СИХЕРЛЕ с. 1) Сихерләү (1 мәгъ.) көченә ия булган, сихерләү (1 мәгъ.) сәләте булган. Батырша белән бәйләнергә дә куркалар. Имеш, аның әллә нинди сихерле карчыклары бар. Ул шулар аркылы терлекне агулый, имеш. Ф.Сәйфи

2) Сихер көченә ия булган, тылсымлы. Теге томаналар шушы уенның күп заманалар үткәч хоккей дигән тетрәткеч сихерле исемгә ия булачагын алдан күрә белмәгәннәр. М.Кәрим

3) Сихерләнгән, сихер тәэсиренә дучар ителгән. [Гатау:] Сихерле чаршаулармы соң ул, селкенә дә тора. М.Фәйзи. Урман тулы халык, сихерле йокыга батып, колактан калды, зиһеннән язды. М.Кәрим

4) күч. Күңелне нык тарта, җәлеп итә, яраттыра торган. Ләкин күзләрнең явын алып янган ул сихерле утка барып җитә алмадым, ул кинәт сүнде. Н.Дәүли. Сихерле тавыш. Сихерле елмаю

5) күч. Гадәти булмаган, серле. Меңләп йолдыз, үзләренең фосфорлы ялтыравыклары белән төннең караңгы күгендә елтырап, җиргә сихерле яктылыклар коялар. Ф.Әмирхан. Мин дә киттем, күз нурына тартылып, сәрхуш булып, Шул сихерле дүнгәләктә коршалып, мәхбүс булып! Ш.Бабич. Егетнең йөзе, карашы бөркетне хәтерләтә – нык, кырыс, горур, серле-сихерле. Ф.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә