СИХЕРЛӘ’Ү ф. 1) Сихер ярдәмендә тәэсир итү, берәр нәрсәгә яки кешегә нинди дә булса сыйфатны бирү. Беләм инде: мине әсир итәрсең, сихерләрсең, мине әфсүн итәрсең. Г.Тукай. Ходай белсен, әллә нинди хәл инде аларның… Аларны сихерләгәннәр, бозганнар, диләр. Г.Ибраһимов. Карак Моратшаның, әйткәнебезчә, әүрәтү, сихерләү сәләте бар иде. М.Кәрим

2) күч. Нәрсә белән дә булса әсәрләндерү, гаҗәпләндерү. Андагы уен коралларының күплеге һәм төрлелеге аны сихерли. Г.Ахунов. Шушы көй Миләүшәне әсир итте дә инде. Сихерләде. Сөембикә

3) күч. Үзенә карату, җәлеп итү. Ат көтүчесе Усман дигән егет Гөлйөземнең күңелен бик яшьли сихерләде; ике ел йөргәч, шуңа кияүгә дә чыгып куйды. Г.Ибраһимов. Бер көн эчендә Әсгать мине бөтенләй сихерләде, моннан ары без ташлашмас дуслар булдык. М.Кәрим. Тыңлаучыларны Солтангалиев шул тикле ышандырган, сихерләгән иде ки, --- мәйдан берара тын алырга да уңайсызланып торды сыман. Р.Мөхәммәдиев

Сихерләп алу Тиз арада сихерләү. Син шулай дидең дә --- бер авыз сүзең белән әле генә бөтен дөньяны сихерләп алган моңны сүндердең. М.Кәрим

Сихерләп бетерү Барысын да сихерләү; нык сихерләү, тәмам сихерләү

Сихерләп тору Дәвамлы рәвештә сихерләү

Сихерли бару Торган саен ныграк сихерләү. Класс бүлмәсендә Мәскәү татарының көчле бәрхет тавышы яңгырап-яңгырап китә, бөтен күзләр аңа текәлгәннәр, ә ул классны сихерли бара. М.Мәһдиев

Сихерли башлау Сихерләргә тотыну. Шаһмара шундук сихерли башлады. Салия кинәт аккош булып калды. Р.Батулла. Карчыклар аны сихерли башладылар: битенә, шәрә тәненә ниндидер ак, кара ташлар белән сызыклар сыздылар, өстенә көл сиптеләр, әллә нинди үләннәр белән йөзен чәбәкләделәр. Г.Гыйльманов

Сихерли бирү Бернәрсәгә карамастан сихерләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә