СИХЕРЛӘНҮ ф. 1) Сихер (1 – 3 мәгъ.) тәэсиренә дучар булу. Хатын-кызларның кайберләре, сихерләнгән шикелле, койма буйлатып артыннан баралар. Г.Бәширов 2) күч. Әсәрләнү, бик нык тәэсирләнү. Алтынчәч Котдусованың сәхнәдә күренүе һәм сандугач тавышлары белән җырлап җибәрүе була, тамашачылар шундук сихерләнә, аңардан күзен дә ала алмый. Мирас Сихерләнеп бетү Бөтенләй сихерләнү Сихерләнеп калу Сихерләнгән хәлгә килү Сихерләнеп тору к. сихерләнеп калу. Бераз шул гүзәллеккә сихерләнеп тордым да гармун моңы ишетелгән якка таба атладым. Н.Дәүли |