СИХЕР и. гар. 1) Гайре табигый булып тоелган ысуллар кулланып, гадәттән тыш күренешләр булдыру. Ислам диненең сихергә һәм сихерчеләргә каршы булуы «Бәкарә» сүрәсенең 102 нче аятендә аеруча ачык чагыла. А.Тимергалин. Аждаһалар тегенди-мондый сихер белән йоклатып калдырмасыннар дип, билбавы белән каенга үзен бәйләп куйган. Ф.Яруллин

2) Табигать законнары белән сыешмаган күренешләрне булдырырга ярдәм итә торган серле магик алымнар, ысуллар, чаралар. Анасы Сабира Закирга һаман әйтә иде: «--- Алар бөтен нәселләре белән сихерче, алар шул сихер белән генә дөньяда торалар, сине шул бозды…» Г.Ибраһимов. Теге кеше капкага корылган ак җәймәгә сөяп утырта иде дә, ящиктан чыккан бер чыбыкның башын тотып, иреннәрен кыймылдата иде. Кара Чыршы халкы моны сихер укый дип белә иде. М.Мәһдиев

3) миф. Сихер (1 мәгъ.) көче белән барлыкка китерелә торган халәт, рухи хәл, сыйфат. Егет сихереннән айныды. Торып караса, ни күрсен: кычыткан арасында аунап ята. Әкият

4) күч. Берәр нәрсәнең яки кешенең күңелне нык җәлеп итә, кызыксындыра торган үзлеге, сыйфаты, асылы; тылсым, сер. – Инде... – Кече инәем сәер генә көлеп куйды. – Шулкадәр дә сихерләр икән берәүне берәү. – Ирем кисәге – итем кисәге. Бар сихере шунда. М.Кәрим. Ник күңелем һаман аңа гына омтыла? Ниндидер сихер кебек бу? Х.Камалов

5) күч. Гаҗәпләнерлек, искитәрлек нәрсә, могҗиза. Бүген бәйрәм. Корбан бәйрәме. Күпме заманнар мин акрын гына якынлашып килгән шушы иртәнең сихере астында яшәдем. М.Кәрим. Адәм баласы тормышта һәрвакыт матурлыкка омтылып, рухи бер идеал, ниндидер бер сихер-могҗиза көтеп яшәр өчен яратылган! Р.Хисмәтуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә