СИХӘТЛӘНҮ ф. Сәламәтләнү, савыгу. Кунак кызы йомшак тавыш белән Файзуллага дәште: – Нихәлләрең бар соң, Файзулла абый? --- Тизрәк сихәтләнә күр инде!.. Г.Бәширов. – Хушыгыз, тизрәк сихәтләнегез, – дидем дә чыгып киттем. Ф.Садриев Сихәтләнә бару Торган саен ныграк сихәтләнү Сихәтләнә башлау Хәл сихәтләнүгә табан үзгәрү. Ул үзе дә, кызларын күрү шатлыгыннан булса кирәк, тизрәк сихәтләнә башлады. Р.Сәгъди Сихәтләнә төшү Бераз сихәтләнү; тагын да сихәтләнү. Тик бераз сихәтләнә төшкәч кенә тутайны далага алып чыга башладылар. Р.Батулла Сихәтләнеп җитү Бөтенләй сихәтләнү Сихәтләнеп килү Әкренләп сихәтләнү Сихәтләнеп китү Тиз арада сихәтләнү. Ул, кайгыртучанлык күрсәтеп, хәзер инде бераз тынычлап ял итегез, бөтенләй сихәтләнеп китәрсез, диде. М.Шабай. Иртәгә мунча ягарбыз, тәннәрегез бер сихәтләнеп китәр. Н.Хәсәнов |