СИХӘТЛӘНДЕРҮ ф. йөкл. юн. Савыктыру, сәламәтләндерү. Безгә сырхау иңде бит әле. Догалар белән сихәтләндерсәң икән син аны. Н.Гыйматдинова. Тик дәвалау очраклары һәрвакыт төрле. Һәр кешенең үзенә туры килгәнен сайлап алып сихәтләндерергә тырышабыз. М.Нурулла Сихәтләндерә бару Көннән-көн ныграк сихәтләндерү Сихәтләндерә төшү Бераз сихәтләндерү; тагын да сихәтләндерү Сихәтләндереп җибәрү Кинәт кенә сихәтләндерү. Әйтерсең лә җир катламы күмеп торган чишмәне кемдер тазартып куя, аннан тирә-якны сихәтләндереп җибәргән саф су бәреп чыга. Т.Галиуллин |