СИФОН и. гр. 1) Сыекчаларны бер савыттан икенче савытка бушату өчен кулланыла торган кәкре көпшә 2) Газлы су ясау һәм саклау өчен хезмәт итә торган бормалы көпшәле шешәгә охшаш савыт 3) геогр. Җир асты карст елгасы каналының вертикаль яссылыкта күренгән буынсыман бөгелеше 4) Плотинадан су ташлау өчен, буа аркылы үткәрелгән торбалардан гыйбарәт җайланма. Ә андый күләмдәге су бары тик буаны җимереп кенә бәреп чыга алган булыр иде, әмма сифон тишегеннән ул кадәр су агып чыга алуына ышану авыр. Шәһри Казан |