СИТСЫ и. голл. 1. Тоташ бер төсле яки басма бизәкле юка киҗе-мамык тукыма. Килгән саен Гыйльменисаның кызлары әле үзенә яулыкмы, алъяпкычлык ситсымы кыстыра киләләр. Ф.Хөсни. Сак-Сок бәетен рәсемнәр белән бизәп басалар. Бу рәсемнәр хәтта Казанда чыккан ситсыларга да тукыла торган була. И.Надиров

2. с. мәгъ. Шул тукымадан тегелгән, эшләнгән. --- минем өстемдә Казаннан киеп кайткан каюлы ситсы күлмәк, башымда --- төрле төстәге хәтфәләрдән корамалап ясаган кәләпүш булганга, бу Кырлай малайлары миңа бик гаҗәпләнеп карыйлар иде. И.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә