СИСТЕМА’ТИКА и. гр. махс. 1) Күптөрле нәрсәләрне классификацияләү, төркемләү. Кристаллар систематикасы. Изотоплар систематикасы 2) Ботаниканың яки зоологиянең барлык хайваннарны, үсемлекләрне төрләре, ыруглары, семьялыклары буенча классификацияләү, төркемләү, тасвирлап бирү белән шөгыльләнә торган тармагы. Хәзерге вакытта систематика үсемлекләрнең күптөрлелеген генә түгел, бәлки аларның килеп чыгышын, тарихи үсешен һәм ырудашлык мөнәсәбәтләрен дә өйрәнә. Л.Мәүлүдова. Аларның классификациясе, ягъни охшашлыклары һәм ырудашлыклары нигезендә төркемнәргә бүлеп системалаштыру белән биологиянең систематика дигән өлкәсе шөгыльләнә. Биология |