СИСТЕ’МАСЫЗЛЫК и. Берәр күренештә, эш-гамәлдә система, тәртип, эзлеклелек җитмәү яки бөтенләй булмау күренеше; системасыз, тәртипсез булу хәле. Секцияләрнең эшендә бүленеп-бүленеп эшләү, системасызлык, тукталып эшләү күзгә бәрелә. М.Җәлил. Бу мине системасызлыктан коткарып кына калмады, бу мине үзем язачак әсәрләргә карата да саграк булырга, тел-сурәтләү чараларына таләпчәнрәк килергә өйрәтте. Г.Ахунов |