СИСТЕ’МАСЫЗ с. 1. Билгеле системага нигезләнмәгән, системасы, эзлеклелеге җитмәгән яки бөтенләй булмаган; тәртипсез. Ул вакытта Президентның әңгәмәдәшләре Илбашына системасыз оппозиция, Михаил Ходорковский эше һәм Дербент шәһәрендәге сайлауларда булган гауга турында «уңайсыз» сораулар бирде. Ватаным Татарстан. Системасыз тикшеренүләр

2. рәв. мәгъ. Билгеле системага таянмыйча; система сакламыйча, тәртипсез рәвештә; системалаштырмыйча. Вакыты юклыктан, егет аларны өстән-өстән генә, бернинди системасыз, башына килгәнчә яза да чыга иде. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә