СИСТЕ’МАЛЫ с. 1. Системага нигезләнгән, системасы булган; тәртипле. Аңа берәү дә яшьтән системалы белем алып --- музыкант булырга юл күрсәтмәде. М.Җәлил. Яза-яза үзең дә төшенерсең әле, ә хәзергә сиңа иң кирәге – системалы белем. Ф.Яруллин 2. рәв. мәгъ. Системага салып, тәртипле рәвештә, тәртибен белеп. Ринат әфәнде сүзләрем белән килеште һәм киләчәктә милли эшләрне фәнни дәрәҗәдә, системалы һәм максатчан алып барырга кирәклеге белән ризалашты. Ф.Бәйрәмова. Хисамов әлеге әсәрне озак еллар дәвамында системалы өйрәнеп, әдәбият фәнен җитди казанышлар белән баета. Ә.Закирҗанов |