СИСТЕ’МАЛАШУ ф. Система буларак формалашу, система рәвешенә керү

Системалаша бару Торган саен ныграк системалашу. Моңа бәйле рәвештә, шагыйрьнең әдәбиятта халыкчанлык турындагы карашларының һаман тирәнәя, системалаша баруы күзәтелә. И.Нуруллин

Системалаша төшү Беркадәр системалашу

Системалашып бетү Бөтенләй, тулысынча системалашу

Системалашып җитү Тиешле дәрәҗәдә системалашу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә