СИСТЕ’МАЛАШТЫРУ ф. Системага (1 мәгъ.) салу, тәртипкә китерү. Менә шушы дөньякүләм идеологик акциядән соң язучылар мохитен – шул 70 еллык чорны – ничегрәк итеп системалаштырырга соң? Р.Фәйзуллин. Укучыларның белемнәрен системалаштыру

Системалаштыра бару Эзлекле рәвештә, әкренләп системалаштыру

Системалаштыра башлау Системалаштырырга тотыну

Системалаштыра килү Электән үк системалаштыру

Системалаштырып бетерү Тулысынча системалаштыру; тәмам системалашкан хәлгә китерү

Системалаштырып җиткерү Тиешле дәрәҗәдә, тулысынча системалаштыру

Системалаштырып тору Даими рәвештә системалаштыру белән шөгыльләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә