СИСТЕ’МА и. гр. 1) Ниндидер тулы бербөтен, бергәлек тәшкил иткән, үзара бәйлелектә торган элементлар күплеге; әлеге элементларның урнашуындагы билгеле тәртип. Тора-бара Габдулла Тукай халык авыз-поэтик иҗаты әсәрләрен җыю, системага салу һәм бастырып чыгаруның җитди һәм кирәкле эш икәнен төшенеп алган. И.Нуруллин. Киштәдәге китаплар билгеле бер системада урнаштырылган 2) Үзара эзлекле бәйләнештә булган элементлардан торган бербөтеннең структурасы, төзелеше. Әгәр безнең нерв системабыз шулай тиз сизә ала торган итеп төзелгән булса, безне урап алган дөнья танымаслык дәрәҗәдә үзгәреп күренер иде. Я.Перельман. Тик алай да кешене хайваннардан аерып торучы мөһим бер система бар, ул – үзәк нерв системасы. Р.Нуруллин. Югары төзелешле үсемлекләр системасы 3) Рәсми рәвештә бер үзәк карамагында булган оешмалар, учреждениеләр. Милли мәгарифнең тулылыгын һәм өзлексезлеген саклау максаты белән, милли мәктәп тулы бер система булып оеша. И.Әмирхан. Сәламәтлек саклау системасы. Банк системасы. Фәннәр академиясе системасында эшләү 4) Нәрсәнедер оештыру формасы, нәрсәнедер эшләү-эшләтү, якын килү үзенчәлеге. Казан ханлыгы чорында өч басулы система киң таралган, кайбер урыннарда, ышна җире ачып, җир эшкәртү тәртибе дә сакланган. Б.Хәмидуллин. Иң борынгы система булып урманнарны яндырып иген чәчү, ягъни утлавык системасы торган. А.Фәткуллин. Эш хакы системасы. Торак белән тәэмин итү системасы 5) Иҗтимагый төзелеш формасы, строй. Хәлләр берникадәр СССР һәм социалистик система җимерелгән вакыттагыга охшаган, шул ук вакытта аннан кискен аерыла да. Б.Гатин. Феодаль система. Капиталистик система 6) Идарә итү ысулы, формасы. Ибраһим Салаховта да тоталитар система үзбаш фикер йөртә алучыны күрә. Г.Ахунов. Җәмгыятьтәге кимчелекләр, административ-бюрократик система я турыдан-туры, я Эзоп теле ярдәмендә тәнкыйть ителә. Ә.Закирҗанов. Шул рәвешле, илдә ике партияле сәяси система урнашырга мөмкин. Ф.Уразай 7) Шәхестән, җәмгыятьтән аермалы буларак, дәүләт, рәсми оешмалар. Янә шуларга өстәп тагын бик мөһим бер нәрсәне әйтергә кирәктер: халыкны система белән килештерә торган ниндидер бер бөек идеал да булырга тиеш. Ә.Еники. --- күп кенә чын офицерлар атылып үлгән икән! Система белән турыдан-туры каршылыкка кергәннән соң, үзләренең көчсезлеген аңлаганнан соң шулай эшләгәннәр инде ул бичаралар! М.Вәлиев 8) Билгеле мөнәсәбәтләргә, күренешләргә карата гомуми кабул ителгән тәртип. Театрда абонемент системасы. Еллык яллар системасы. Хезмәткәрләрне аттестацияләү системасын кертү 9) Уйланылган план, эш итү тәртибе; төрле эшләрнең, чараларның үткәрелү, башкарылу тәртибе. Ул үз системасы белән эшли. Материаллар белән эшләү системасы 10) Берәр тәгълимат, күзаллау, караш нигезендә яткан принциплар җыелмасы. Платон системасы. Ушинскийның педагогик системасы 11) Нәрсәләрнең дә булса гомуми классификациясе, берәр принципка таянып төркемләү; уртак бер билгесе нигезендә берләштерелгән өлешләр, берәмлекләр, элементлар җыелмасы. Химик элементларның периодик системасы. Тартык авазлар системасы. Халыкара берәмлекләр системасы 12) Берәр эшчәнлек өлкәсендә гамәлдә сыналган ысулларның, алымнарның барысы. Күрәсең, Метерлинк төзегән эстетик система нәкъ менә әдәбиятка нәфислек алып килүе ягыннан Коганны җәлеп итә. Д.Заһидуллина. Станиславский системасы. Йоглар системасы нигезендә гимнастика белән шөгыльләнү. Тәрбияләү системасы. Йөрәк авыруларын дәвалау системасы 13) Нәрсәнедер башкаруның кагыйдә, таләп һ.б.ш.лар җыелмасы. Мин аның яртысын аңламадым да инде: силлабик система ни дә силлабо-тоник система ни анда – аермыйм, белмим, ләкин кайбер нәрсәләрне чамалый башладым. Р.Фәйзуллин. Әгәр өч баллы система булса, мин бу әсәрләргә уртак бер билге куяр идем – икеле! Биш баллы система булгачтын, мин өчле куям. Р.Батулла 14) тех. Бер максатка хезмәт иткән, үзара бәйләнгән җайланма, корылма, машина, механизм һ.б.ш.лардан торган техник комплекс. Бакчага таба тар гына улак сузыла – монысы үзенә күрә шундый сугару системасыдыр инде, күрәсең. Р.Төхфәтуллин. Бу подъезд, фатирларга тимер ишекләр куябыз, сигнал системалары булдырабыз. Мәдәни җомга. Автоматлаштырылган идарә системасы. Җылыту системасы 15) информ. Компьютер ресурслары белән идарә итү һәм кулланучы белән элемтәгә керү өчен хезмәт итә торган үзара бәйле программалар комплексы. Компьютерга апгрейт ясау уңайлырак, чөнки аның система блогында урын күп (апгрейт – системага яңа эчке җиһазлар урнаштыру). Д.Сәфәров. Операцион система 16) Эзлеклелек, закончалык. Төрки телләр белән монгол һәм тунгус-маньчжур телләре үзара генетик туганнар дип исәпләнелә. Әгәр шушы телләрдәге гади саннарны чагыштырып карасак, монда бернинди закончалык һәм система таба алмаячакбыз. Н.Фәттах. Образларында билгеле бер тәртип, система ачык сиземләнә ---. Ф.Ганиева 17) тех. Берәр техник җайланма, корылманың тибы, маркасы, конструкциясе. Ленин инициативасы белән, Көнбатыштан илгә беренче автомат элемтә системасы кайтартыла. Р.Мөхәммәдиев. Калашников системасы автоматы. Яңа система самолёты 18) Бербөтен су юлы тәшкил иткән табигый һәм ясалма сулыклар; кушылдыклары белән бергә каралган елга. Идел системасы. Днепр системасы 19) геол. Тау токымнарының уртак бер казылма флора һәм фауна белән характерлана торган катламнары 20) Ниндер бер эш, функция өчен билгеләнгән күп төрле предметлар, әсбаплар җыелмасы. Катлаулы краннар системасы. Чәч тарау өчен тараклар һәм щёткаларның тулы бер системасы 21) Берәүнең шәхес буларак карашларыннан, күзаллау, фикер, ышанулары һ.б.ш.лардан торган бербөтен. Фәнни төшенчәләрнең тулы системасы формалашу. Карашлар системасы. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр системасы 22) сөйл. Нәрсәнеңдер гадәтләнгән тәртибе, җае, көе; гадәти хәл. Әгәр дә ул үзе корган система буенча яшәмәгән булса, ихтимал, яшьли киткән булыр иде. Р.Батулла. Эшчеләрнең сөйләшүләре буенча, монда система болайрак: хезмәткәрне бер ай сынап карау срогы белән алалар. Р.Хаҗиев. Бәяләре артканга исе китми Тайфунның – анысы система аның хәзер. Җ.Юныс 23) сөйл. Сыек дәвалау матдәләрен организмга тамчылап, дозалап кертү җайланмасы. Ул, системасын минем карават кырыена куеп: – Я, иптәш Яруллин, әзерлән, кан җибәрәбез, – диде. Ф.Яруллин. Аның бу сүзләрен ишетүгә, кош тоткандай, Зәнфирә сумкасын ачты һәм аннан система куя торган әйберләрен чыгарды. Ф.Садриев |