СИСКӘНҮЛЕ с. 1) Сискәнүне белдерә, чагылдыра торган (караш, хәрәкәт һ.б.ш. тур.). Муса, чәчләре үрә торгандай, сискәнүле караш белән аңа текәлде. Ш.Маннур 2) Сискәнү белән барган, сискәнү катыш булган. Бик озак көрсенеп, азапланып ятты ул, өй бөркү булгангамы, йөрәге янганга күрәме, өстеннән калын юрганны да аягы белән ачып ташлады, һәм аның авыр уйлардан шешенгән башы ничектер бер арада тынгысыз, сискәнүле йокыга талды. Ә.Еники. Шагыйрь, серле, тылсымлы, сискәнүле мәхәббәт юлының озынлыгын, җаваплылыгын искә төшереп, үз бәхетеннән көнләшеп тә куя бугай. Т.Галиуллин |