СИСКӘНҮ ф. Кисәк, көтелмәгән берәр нәрсәдән курку тойгысы кичерү, куркып кую. Бу тавышка сискәнеп, торган йокысыннан әни. Г.Тукай. Василий һич сискәнмәде, курыкмады, бер хәрәкәт ясамады, ә немецларга карап катты да калды. Ә.Еники

Сискәнеп китү Кинәт сискәнү. Шундый уйлар белән катып торганда, команда тавышына сискәнеп китеп, тирә-ягына карады. М.Гафури. Безнең колын --- бик куркак. Берәрсе катырак кычкырып җибәрсә я шакылдап капка ябылса, дерт итеп сискәнеп китә. Г.Бәширов

Сискәнеп кую Бер мәртәбә сискәнү. Сәлим шундый каты кычкырды: Акбүз дә куркып сискәнеп куйды. Г.Гобәй. – Газетага? Кайсы газетага? – дип кинәт сискәнеп куйды директор. Э.Касыймов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә