СИСКӘНДЕРҮ ф. 1) йөкл. юн. к. сискәнү

2) Сагайту, куркыту, шомландыру. Донослар хөкүмәт органнарын сискәндерә, охранканың колагын торгыза. И.Нуруллин. Дәһшәтле яңгыраш Җаекка да килеп җитә, ил күгенә төшкән кан шәүләсе җаеклыларны да сискәндерә. Мирас

Сискәндереп җибәрү Кинәттән сискәндерү. Барыена карата бу тәкәббер картның әле һаман да болай һавалы торуы аны тагын сискәндереп җибәрде. Ф.Хөсни. Әтинең кискен һәм усал әйтелгән сүзләре барлык кешене --- сискәндереп җибәрде. Р.Низамиев

Сискәндереп кую Көтмәгәндә сискәндерү. Әмма сугышның һәм авылдагы ачлыкның иң авыр бер вакытында Әсма карчыкның акылы ялгышу халыкны сискәндереп куйды. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә